Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Җиңү көне: яңа форматтагы «Үлемсез полк», тарихи хәрби техника йөреше, мең кешелек хор һәм салют

Бәйрәм чаралары шәһәрнең берничә мәйданчыгында узачак.

Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе яңа форматта узачак – колоннаны җәяү үтеп булмаячак, әмма теләгән һәркем, туганының портретын киемгә, түштамгага, автомобильгә яки сайтка урнаштырып, акциягә кушыла алачак.

 

«Куркынычсызлык максатларыннан «Үлемсез полк» форматы үзгәрде, әмма йөрешсез дә кешеләрнең якыннарын – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу мөмкинлеге булачак», – дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләвенчә, 9 нчы майда тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү паркында – Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Әниләр һәм тол хатыннар, Совет солдаты һәкәлләренә чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Шулай ук Юдино бистәсендә Мәңгелек ут белән Хәтер стеласына чәчәкләр салу планлаштырыла.

 

 

Меңьеллык мәйданы шәһәрнең төп бәйрәм урыны булачак. Тамашачылар Казан Кремле диварлары астында утыра алачак, тантаналы программа 9:30 да башлана. Иң уңайлы керү урыны – «Кремль» метро станциясе ягыннан. «Тикшерү чараларына аңлап якын килүегезне сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына А.Абзалов.

10:00 сәгатьтә Казан гарнизоны гаскәрләре, тарихи хәрби техника һәм ретроавтомобильләр узачак. Марш белән хәрби хезмәткәрләр һәм хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары укучылары, юнармиячеләр һәм суворовчылар узачак. Программа Казанның җыелма хорының театральләштерелгән чыгышы белән тәмамланачак.

Бәйрәм чаралары көн дәвамында Җиңү паркында да узачак, анда тематик мәйданчыклар эшләячәк. 12:00 сәгатьтә юнармиячеләр парады, ә аннан соң балалар тынлы оркестрларының традицион фестивале «Җиңү фанфаралары» башлана. 15:00 сәгатьтән парк кунаклары шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышларын күрә алачак, ә 18:00 сәгатьтә мәйданчыкта оркестр башкаруында 1930-1940 нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.

 

 

14:00 сәгатьтә Бауман урамында интерактив программа башланачак. Төп җәяүлеләр урамында фотозоналар барлыкка киләчәк, шулай ук биналарның берсенең балконында концерт узачак.

Меңьеллык мәйданында бәйрәм программасы 18:00 сәгатьтә дәвам итәчәк. Казан халкы һәм кунаклары өчен сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре, шулай ук «Җырлый торган Казан» мең кешелек хоры чыгыш ясаячак. Кичке бәйрәм халык караокесы форматында узачак. Татарстанлылар аны «Яңа гасыр» телеканалында туры трансляциядә күрә алачак.

Җиңү көне 22:00 сәгатьтә якты салют белән тәмамланачак, аны Казансу акваториясеннән күзәтергә мөмкин булачак: «Казан» гаилә үзәге янында, Киров һәм Ленин дамбалары арасындагы мәйданчыкта, Кремль яр буенда.

Бәйрәм мәйданчыкларында медицина хезмәткәрләре дежур торачак, санитайзерлар урнаштырылачак. «Җиңү көне төп бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Безнең буын халыкка азатлык һәм бәйсезлек өчен нинди бәя түләргә туры килгәнен белә. Бу белем мөһим һәм аны балаларга җиткерергә кирәк, аларның тарихны үзгәртергә тырышуларына иммунитет булдырырга кирәк. Әгәр балалар гаилә һәм ил тарихын белә икән, әлеге темалар өйдә кузгатыла икән, балаларның аңнары белән беркем дә манипуляцияли алмаячак», – дип билгеләп үтте Р.Гафаров.

 

 

Юлия Летникова

KZN.RU

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев