Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда икенчел чималдан 50 гә якын кече архитектура җиһазлары урнаштырылган

Урам җиһазлары җитештергәндә 3 тонна пластик эшкәртелгән.

  •  
  •  

Казанның иҗтимагый киңлекләрендә икенчел чималдан якынча 50 кече архитектура җиһазлары урнаштырганнар. Бу эскәмияләр, чүп савытлары, шахмат өстәлләре һәм башка бик күп нәрсәләр.

Әлеге җиһазларны ясау өчен 3 тонна пластик кулланганнар, ул икенчел чимал җыю пунктларыннан, шулай ук Danaflex ширкәтеннән Qullar предприятиесе белән уртак проект кысаларында алынган. Булачак предметлар өчен материалларны турыдан-туры битараф булмаган кешеләр дә тапшырды.

Мәсәлән, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе янындагы скверда һәм Бауман урамы башында дүртәр эскәмия һәм икенчел чимал чүп савытлары урнаштырылган. Кремль яр буендагы волейбол мәйданчыгы янында киенү өчен ике бүлмә, ә «УРАМ» экстрим-паркында – ике шахмат өстәле төзегәннәр.

Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк ишегалдында бер эскәмия пәйда булды. Горький исемендәге паркның шахмат чатырында эскәмияләр белән дүрт шахмат өстәле урнаштырдылар. «Казан» Гаилә үзәге янында алтышар эскәмия һәм чүп савыты куйганнар.

Ике шахмат өстәле, шулай ук эскәмия, урындык һәм өстәл «Смена» заманча мәдәният үзәге ишегалдында урнаштырылган. «Имәнлек» метро станциясе янында ике эскәмия, Казанның бер ишегалдында тагын бер урындык урнаштырылган. Август ахырына кадәр шәһәрдә тагын икешәр чатыр, чәчәк савытлары һәм икенчел чимал кибетләре урнаштырачаклар, дип ачыклык керттеләр Qullar остаханәсенә нигез салучылар.

Исегезгә төшерәбез, быел март аенда Казан мэры Илсур Метшин Qullar икенчел чималдан җиһазлар җитештерү предприятиесендә булды. Ширкәт аена бер мең тоннага кадәр пластик эшкәртә. Шәһәр башлыгы шулай ук Профессор Камай урамындагы йортларда яшәүчеләрнең 190 кг пластик җыю инициативасын хуплады. Икенчел чималдан урам җиһазлары, күрсәткечләр һәм ишегалды өчен спорт элементлары ясаганнар.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев