Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга ярты миллион сум күчергән

Җинаятьчеләр хатын-кызны үзенә кредит рәсмиләштерергә тырышуларына инандырган.

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны була һәм ярты миллион сум югалта.

Полицейскийлар ачыклаганча, зыян күрүченең кәрәзле телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Шалтыратучы билгесез кешеләр хатын-кызга кредит рәсмиләштерергә тырыша, дип белдергән, аның паспорт мәгълүматларын кулланып, ярдәм тәкъдим иткән.

Аннары зыян күрүче белән сөйләшүгә мошенниклык схемасында катнашучы тагын берничә кеше кушылган һәм бурычын каплау өчен кредит рәсмиләштерергә күндергән. Дүрт көн эчендә Казанда яшәүче хатын 500 мең сумлык займ алган һәм җинаятьчеләргә күчергән. Әмма соңрак ул алдау корбаны булуын аңлаган һәм ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать иткән.

«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласындагы идарәсе матбугат хезмәте.

Элегрәк KZN.RU көн саен республика халкының мошенниклар гамәлләре аркасында 8-10 миллион сум югалтуы турында язган иде. Ел башыннан татарстанлылар җинаятьчеләргә 2 миллиард сум биргән. 

Мошенниклыкның таралган схемалары турында безнең материалда укыгыз.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев