Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Яңа ел төне – 2025: күңел ачу программасы, салютлар җибәрү мәйданчыклары һәм транспортның эш режимы

Чыршы шәһәрчекләренең утлары 3:00 кә кадәр уйнаячак.

  •  
  •  

Татарстан башкаласында Яңа ел төнендә бәйрәмнәр оештырылачак. Гадәттәгечә бәйрәм программасы шәһәр халкын «Казан» Гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында көтә. Һәр районда 3:00 кә кадәр чыршы шәһәрчекләренең утлары уйнаячак. Казан халкы һәм кунаклары өчен нинди күңел ачулар әзерләнгән, җәмәгать транспорты ничек эшләячәк һәм фейерверкларны кайда эшләтеп җибәрергә мөмкин, – барлык мәгълүмат KZN.RU порталы мәкаләсендә.

«Казан» Гаилә үзәге янында Яңа ел бәйрәменә багышланган танылган җырлар

«Казан» Гаилә үзәге янында шәһәр халкы һәм кунаклары диджейлар, «Веселые волгари» һәм «Поколение» төркеме белән Яңа ел бәйрәменә багышланган танылган җырларны башкара алачак. Төн уртасында мәйданчыкта Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның котлаулары яңгыраячак. Шуннан соң программа халык караокесы форматында 1 гыйнварда 2:00 гә кадәр дәвам итәчәк, ә 3:00 кә кадәр музыка уйнаячак.

«Черек күл» паркында совет фильмнары

«Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында яңа ел программасы 17:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунаклары совет фильмнарын карый, Monte Carlo кавер-төркеме композицияләренә һәм диджей-сетларга бии алачак. Шәһәр халкын котларга Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләчәк. Төн уртасында дәүләт башлыгының Яңа ел мөрәҗәгате тапшырылачак, программа 2:00 дә тәмамланачак.

Казан Кремлендә интерактив спектакль

Казан Кремлендә 31 декабрьдә 12:00 сәгатьтә клоуннар белән «Әбинең сандыгы» («Сундук Абики») куелышын, ә 15:15 һәм 18:00 сәгатьтә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында «Окно в прошлое» («Үткәнгә тәрәзә») интерактив спектаклен күрсәтәчәкләр. Мәйданчыкта 10:00 нан 21:00 гә кадәр ярминкә эшләячәк.

Җир өсте җәмәгать транспорты пассажирларны 2:00 гә кадәр йөртәчәк

Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар шәһәр халкын 2:00 гә кадәр, ә метрополитен 0:00 гә кадәр йөртәчәк. 8 гыйнварга кадәр җәмәгать транспорты ял көне җәдвалы буенча йөри, ә урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль машина кую урыннары бушлай эшли.

Фейерверкларны шәһәрнең дүрт мәйданчыгында җибәрергә мөмкин

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә пиротехникадан дүрт мәйданчыкта файдаланырга мөмкин:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында — Гаврилов урамындагы мәйданда;

Киров һәм Мәскәү районнарында — Түбән елга дамбасында;

Идел буе һәм Вахитов районнарында — Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль кую урынында;

Совет районында — Ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.

8 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режимы гамәлдә булачак. Бу чорда административ җаваплылык көчәя бара: гражданнар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Чыршы шәһәрчегендә җәмәгать бәдрәфләре эше дәвам итәчәк

Шәһәр халкына һәм кунакларга уңайлы булсын өчен, 8 гыйнварга кадәр җәмәгать бәдрәфләре эше озайтылды. Чыршы шәһәрчекләре янындагы бәдрәфләр бәйрәм алды көннәрендә 2:00 гә кадәр һәм яңа елның 2 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Яңа ел» бүлеге ачылды. Биредә мәдәни программа, җәмәгать транспорты һәм медицина учреждениеләренең бәйрәм көннәрендәге эше турында мәгълүмат тупланган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев