Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары: ничек килеп җитәргә һәм нәрсә алып килергә?

Мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкы өчен көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр әйберләр тапшырырга мөмкин.

Казанда мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хезмәткәрләре һәм Лисичанск халкы өчен бу атнада ачылган 17 гуманитар ярдәм җыю пункты эшләвен дәвам итә. 6 нокта – сәүдә объектлары базасында, калганнары шәһәр спорт комплексларында ачылды.

Шәһәрлеләр кирәкле әйберләрне көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тапшыра ала. Җыю пунктлары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Барлык нокталар да «Игелекле Казан» логотибы белән билгеләнгән. 

 

 

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында озак саклана торган ризыклар, әйтик, консервлар (ит, балык, сөт, борчак, кукуруз һәм фасоль), пакетланган чәй, эри торган кофе, ультрапастеризацияләнгән һәм коры сөт, макарон эшләнмәләре, ярмалар һәм башкалар кабул ителә. Казанлылар гигиена чаралары да – теш пастасы һәм щеткалары, шампунь, юыну һәм юу өчен сабыннар, кырыну өчен күбек, кер юу порошогы, бәдрәф кәгазе тапшыра ала. 

Шулай ук кирәкле әйберләр исемлегендә куртка һәм пуховиклар, аяк киеме, футболкалар, флистан тельняшкалар, термокием, трико, носки, перчаткалар, бияләйләр, шапкалар һ.б. бар. Шәһәрлеләр батарейкалар, энә һәм җепләр җыелмасы, фонарьлар, савыт-саба, канцтоварлар, туристик «пенка», рюкзаклар һәм термослар китерә ала. 

Исегезгә төшерәбез, Горький шоссесы, 53а адресы буенча 800 кв. м мәйданлы склад йөк җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы булды. Бу бинаны шәһәр эшмәкәрләренең берсе бушлай биргән. Биредә Лисичанскига һәм мобилизацияләнгән гражданнарга җибәрү өчен җирле предприятиеләрдән йөкләр урнаштырыла һәм формалаша. Эш көннәрендә пункт – 9:00 дән 18:00 гә кадәр, шимбә көнне 9:00 дән 14:00 гә кадәр эшли.

Хезмәткәрләре үзәкләштерелгән ярдәм җыя торган предприятиеләргә әйберләрне складка китерүдә булыша алалар. Тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан»ның +7(843)558-74-18 кайнар линиясе телефоны аша белергә була.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев