Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булу уңаеннан халыкара семинар үтә

24-25 апрельдә Казанда Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» халыкара фәнни-гамәли семинар үтә.

 

Семинарның йомгаклау өлеше буларак, ТР Фәннәр академиясендә «Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә касыйм татарлары, удмурт диаспорасы, рус телендә татар темалары, әдәбиятта трансгрессия, Урал әдәбияты һәм башка төрле темалар күтәрелде.

Түгәрәк өстәл барышында Россия мөселманнары Диния идарәсе мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, филология фәннәре докторы, Кыргызстанның К.Тыныстанов исемендәге Иссыккүл дәүләт университеты профессоры Сәйфулла Абдуллаев, филология фәннәре докторы, «Казан фәнни үзәге»нең күп факторлы гуманитар анализ һәм Когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов, филология фәннәре кандидаты, Казахстанның М.О.Ауэзова исемендәге әдәбият һәм сәнгать институты халыкара элемтәләр һәм дөнья әдәбияты бүлеге мөдире Светлана Ананьева, журналист, язучы Шамил Идиатуллин һәм башкалар чыгыш ясый. 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев