Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда җәен шәһәрнең 29 мәктәбендә 30 азык-төлек блогын төзекләндерәчәкләр

Яңа уку елы башына ТР башкаласында 144 мәктәп рестораны эшләячәк.

1 нче июньдә Казанның мәктәп ашханәләрендә масштаблы ремонт эшләре башлана. Аларны реконструкцияләү мәктәп азык-төлек блокларын модернизацияләү программасы кысаларында башкарыла. Дүрт ел эчендә, 2019 елдан 2022 елга кадәр, программаны тормышка ашыру өчен 1,1 млрд сум бүлеп бирелгән: 170 млн сум – Казан бюджетыннан, 594,4 млн сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 292,3 млн сум – Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты инвестицияләре. Яңа уку елы башына ТР башкаласында мәктәп рестораннары форматында 144 ашханә эшләячәк.

Агымдагы елда шәһәрнең 29 мәктәбендә 30 азык-төлек блогын реконструкцияләү планлаштырыла. Ремонт эшләрен башкару кысаларында инженерлык челтәрләре, канализация алыштырылачак, җитештерү җиһазлары һәм мебель яңартылачак, шулай ук савыт-саба, инвентарь сатып алыначак, декоратив элементлар һәм белем бирү постерлары өстәләчәк. Җиде учреждение өчен (10, 41, 82, 115 һәм 130 нчы номерлы мәктәпләр, 4 нче һәм 40 нчы номерлы гимназияләр) 250 килограммга кадәр күтәрә торган йөк күтәрткечләр сатып алып урнаштырачаклар. Мәктәп ашханәләрен ремонтлау һәм җиһазлау өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан – 297 млн сум, ә азык-төлек департаментының үз акчаларыннан 60 млн сум бүлеп биреләчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев