Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда БРИКС уеннарында җиңүчеләр ярышлар турында: «Югары дәрәҗәдә оештырылганнар»

ТРның башкаласы бадминтончылары халыкара ярышларда алтын яуладылар.

Татарстан башкаласында БРИКС уеннары дәвам итә. Рәсәйнең җыелма командасының тартмачыгы Казан атлетлары һәм шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең җиңүләре белән тулылана бара. Булып узган турнирдан алган хис-кичерешләре белән халыкара ярыш җиңүчеләре – бадминтончылар Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант, җиңел атлет Юлия Сохацкая KZN.RU хәбәрчесе белән уртаклашты.

БРИКС уеннарында бадминтон буенча ярышлар 13 нче июньнән 16 сына кадәр дәвам итте. Ярышта 200 спортчы катнашты, алар арасында 5 комплект медаль уйнатылды. Ялгыз разрядта Казан спортчысы Евгения Косецкая алтын медаль алды. Ул Түбән Новгородтан Мария Голубеваны өч партия нәтиҗәләре буенча отты: 15:21, 21:8, 21:13.

«БРИКС уеннары югары дәрәҗәдә оештырылган. Бадминтон үзәгендә турнир алдыннан гына ремонт ясалды. Диварларны буяп, түшәү материаллары алыштырылды, залны ярышларга бик яхшы итеп әзерләделәр. Без яхшы әзерлекле идек, шуңа күрә беренче уеннар шактый җиңел бирелде, ләкин соңгы ярышлар катлаулырак булды. Нәтиҗәләр белән канәгать, җиңүемә шатмын», – диде бадминтончы.

Соңгы ярышларга спортчыны куәтләү өчен күпсанлы җанатарлар килде. Евгения Косецкая билгеләвенчә, ул барлык ярышлар барышында да тамашачыларның куәтләвен тойган. «Мин казанда яшим, шуңа күрә җирле халыкның бик җылы каршы алуы аңлашыла. Ярымфинал һәм финалда трибуналар тулы булды, спортчыларның берсе дә моны көтмәгән иде. «Өйдә» һәрвакыт шулай, бадминтон яратучылар һәм туганнарның булышлыгы чиксез», – дип сөйләде спортчы.

Евгения Косецкая фикеренчә, БРИКС уеннарында бадминтон буенча турнир профессиональ спортчылар өчен халыкара масштабтагы ачып җибәрә торган ярыш була ала иде: «Көндәшләр турнир буена шактый түбән дәрәҗәдә иделәр. Мин аларның килүенә шат, халыкара бадминтон бәйрәме килеп чыкты. Бу турнир ярыш хисен тояр өчен файдалы булды. Финаллар тулысынча Рәсәйнеке булуга карамастан, Белоруссиянең кайбер парлары һәм ялгыз уенчылары, Бразилиянең ялгыз уенчысы кебек үк, яхшы уен күрсәтте».

Ирләр арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта алтын медальне Сергей Сирант яулап алды. Ярышларның финалында Казан спортчысы Артур Печенкинны отты. Бадминтончыларның күрешүе ике партиядә 21:14 һәм 21:13 исәбе белән төгәлләнде.

«Мин үземнең чыгышымнан канәгать, бар да бик яхшы үтте. Җыену ике атна дәвамында Мәскәү янындагы Кратовода узды. Катнашучылар составы көчле спортчылар белән аерылып тормады, ләкин барыбер җиңү мөһим иде. Өстәвенә, мин үземнең «өйдә» уйнадым, «диварлар да ярдәм итте». Финалда ике Рәсәй спортчысы уйнауга карамастан, шәхси куәтләүне тою барыбер күңелле иде», – дип сөйләде Сергей Сирант.

 

Спортчы халыкара ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. «Мин магистратураны Казанда тәмамладым, Универсиада авылында яшәдем, шуңа минем өчен болар берсе дә яңалык түгел. Ниһаять, Идел буе академиясенең төп корпусына илтүче моңа кадәр ябык булган баскычын ачканнар, аннан күтәрелү бик дулкынландыргыч иде. Яшәү һәм туклану белән барысы да тәртип иде. Спортчы буларак әйтәм, безгә күп кирәк түгел, зал һәм воланчик булса, җитә», – диде бадминтончы.

Ял көннәрендә, 15 һәм 16 нчы июньдә Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. «Үзәк» ФСБ тәрбияләнүчесе Юлия Сохацкая күп төр ярышларда көмеш медаль иясе булды.

Шимбә көнне спортчыга киртәләр белән 200 метр араны йөгереп узарга, биеклеккә сикерергә һәм ядрә ыргытырга кирәк иде. Якшәмбе көнне Юлия Сохацкая озынлыкка сикерү, сөңге ыргыту, һәм 800 метрга йөгерүдә ярышты. «Беренче көн бик яхшы узды, ләкин икенче көнне озынлыкка сикерү, сөңге ыргыту һәм һава шартлары уңайсыз хәлдә калдырды. Мондый эсседә чыгыш ясау барыбер авыррак», – дип ярышларны искә алды спортчы.

БРИКС уеннарына Үзәк стадионда капиталь төзекләндерү уздырылды. Экологик чиста һәм чыдам резинадан ясалган яңа юллар амортизация эффекты бирә, бу, үз чиратында, спортчыларның мускуллар арыганлыгын һәм микротравмалар алу куркынычын киметә. «Миңа яңартылган стадион, аеруча юлларның түшәмәләре бик ошады. Кемнән генә сорама, барысына да ошаган. Гомумән, ярышлар искиткеч оештырылган иде», – диде Юлия Сохацкая.

БРИКС уеннары Казан спортчысы өчен беренче халыкара масштабтагы ярыш булган. «Тамашачы мине бик актив куәтләде. Җанатарлар бик күп иде, һәрберсе борчылып торды. Мине куәтләүче барлык кешене ишеттем, рәхмәт. Турнирда бар да яхшы иде», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул.

Тагын бер Казан спортчысы - «Хезмәт резервлары» ФСБ тәрбияләнүчесе – Рамилә Вәлитова БРИКС уеннарында озынлыкка сикерүдә бакыр медаль иясе булды. Җиңел атлетика буенча узган ярышларда барлыгы 226 спортчы катнашты, алар арасында 42 комплект медаль уйнатылды.

Алда Казан гимнасты Даниел Мариновның БРИКС уеннарында шәхси күпбәйгедә беренче урын алуы, шулай ук параллель борысларда күнегүләр ясап, алтын медаль яулавы хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, халыкара вакыйгада 5 меңнән артык кеше катнашачак. Ярышлар 27 спорт төреннән үтәчәк: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү һ.б. Катнашучылар арасында 387 комплект медаль уйнатыла. Турнир 23 нче июнь көнне сабан туен бәйрәм итү белән төгәлләнә.

ТРның башкаласында БРИКС уеннарына 16 спорт объекты әзерләнде һәм 2 мең кешедән торган волонтерлар төркеме оештырылды. Россияне бер меңнән артыграк атлет тәкъдим итәчәк. Аларның 29ы – Казан спортсменнары.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев