Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда беренче «Дуслык уеннары» башланды

Кичә Казанның Су спорты төрләре сараенда беренче «Дуслык уеннары» старт алды. Уеннар программасына йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү керә.

Уеннарның ачылыш тантанасын Россиянең спорт министры Олег Матыцин ачып җибәрде. Ул Казанның теләсә кайсы дәрәҗәдәге һәм масштабтагы халыкара ярышлар уздыру буенча зур һәм уңышлы тәҗрибәсен билгеләп үтте.

«Дуслык уеннары»ның «Мир» дип аталган I этабы бу җәйдә Казанда беренче халыкара старт булачак. Татарстан башкаласына ике атнага Россиянең һәм чит илләрнең иң көчле йөзүчеләре, синхрончылары һәм суга сикерүчеләре җыелачак.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында турнирда 48 спортчы чыгыш ясый. Алар арасында – йөзүчеләр Эдуард ВәлиәхмәтовРалина ГыйләҗеваДарья Устинова, суга сикерүчеләр Мария ПоляковаНикита ШлейхерАлександр Белевцев, мәктәп синхрончылары Татьяна ПокровскаяЛев БалакинНика Сафонова һәм башкалар бар.

«Дуслык уеннары» призларына дөньяның 16 иленнән килгән спортчылар дәгъва кылачак.

Танылган гимнастка, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы Маргарита Мамун һәм Олимпия уеннары вице-чемпионы Александр Сухоруков ярышларның мәртәбәле кунаклары буларак катнаша.

Сухоруков сүзләренчә, аларның Казанга килүенең максаты – халыкара санкцияләр аркасында гадәти булмаган хәлдә калган спортчыларыбызга ярдәм итү. Шулай ук алар безнең спорт тарихында яңа ярышлар белән дә хозурлану өчен дә Татарстан башкаласына килгән.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев