Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда беренче тапкыр «Сабантуй сылуын» сайлаячаклар

Бәйгедә 18 яшьтән алып Татарстан хатын-кызлары катнаша ала.

Татарстанда «Сабантуй сылуы – 2024» дигән беренче бәйгенең гариза кампаниясе старт алды. Анда 18 яшьтән алып республика хатын-кызлары катнаша ала.

Конкурс ике этапта узачак: сайлап алу туры 12 июньдә узачак, финал – 23 июньдә. Сайлап алганнан соң бәйгедә катнашучыларны мөгалимнәр укытачак. Аларга иҗади номерлар булдыруда ярдәм итәчәкләр, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәкләр, шулай ук алар өчен фотосессия оештырачаклар.

Бәйгенең финалы Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, 23 июньдә, Казанның Совет районы мәйданчыгында – Дәрвишләр торак массивының каенлыгында.

Бәйгегә кушылыр өчен сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Анда катнашу бушлай, җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә. Совет районы администрациясендә, «Сабантуй сылуы – 2024» милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, дип билгеләп үттеләр.

Быел Сабантуй Татарстан Республикасы башкаласында өч мәйданчыкта – Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 да башлана.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев