Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Башкортстаннан татар журналистының «Прасковья» инклюзив спектакле тәкъдим ителә

Әлеге әсәрне Башкортстанның журналистика ветераны, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, татар милли хәрәкәте вәкиле Халисә Рәйхан «Иҗади күпер» төбәкара проекты кысаларында иҗат иткән.

20 апрельдә Казанның «Залесный» концертлар залында Башкортстан тележурналисты Халисә Рәйхан «Иҗади күпер» төбәкара проекты кысаларында язган «Прасковья» инклюзив спектакле була.

«2024 ел — Гаилә елы. Россиядә гаилә — бик мөһим һәм кадерле төшенчә. Гаилә җәмгыятебезнең нигезе, аның тоткасы. Гаилә йолалары һәм аның тарихы — ул ил елъязмасы. «Прасковья» әсәрендә бер хатын-кыз язмышы аша тоташ бер гаилә язмышын күрсәтелә. Алай гына да түгел, ул чорда илдә барган вакыйгалар сурәтләнә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре дә чагылыш таба», — диде Башкортстанның журналистика ветераны, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Рәйхан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Автор әйтүенчә, спектакль Башкортстан татарлары арасында бик җылы кабул ителгән.

Татар телендәге спектакльне Нефтекама шәһәре режиссёры Илмира Әгълетдинова сәхнәләштергән. Әсәрдә үзешчән актёрлар уйный.

Казанга әлеге спектакль белән гастрольләр «Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» гранты ярдәмендә мөмкин булган.

«Прасковья» спектакле 20 апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана. Сәхнә әсәре 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен тәкъдим ителә. Керү бушлай.

 

Юлай Низаев

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев