Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда «Апуш» балалар театр студиясе кастингында катнашу өчен гаризалар кабул итәләр

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри 45 баланы сайлап алачак.

  •  
  •  

Казанның «Апуш» балалар театр студиясе өстәмә кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемнәргә өстәмә унбишәр бала сайланып алыначак.

27 нче августта узачак кастингта катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) студиянең остазларына күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.

Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, анда тугыз яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Кастинг алдыннан (23 нче августка кадәр) сораунамә тутырырга кирәк.

Сайлап алу этабы 12:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Николай Ершов урамындагы 57а номерлы йорт адресы буенча уза. Өстәмә мәгълүмат буенча +7 919 640 73 07 номерына (whatsappка язарга) Җәләева Сөмбел Раниф кызына (студиянең сәнгать җитәкчесе) яки +7 953 403 00 34 номерына (whatsappка язарга) Хәйретдинова Гүзәл Алмаз кызына (студиянең өлкән администраторы) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сорауларга WhatsApp* кушымтасында җавап бирәләр.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында 2022 нче елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023нче елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә 5 студиядә 200 гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды. Быел көзгә студия Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыячак.

Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

*WhatsApp — Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta компаниясенә карый.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев