Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 150 дән артык мәдәни мирас объекты ремонтланган

Щетинкин йортында – кунакханә, ә «Коммерция номерларында» коворкинг ачылачак.

Казанда узган елда мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән дүрт бинага капиталь ремонт ясалды. Эшләр Ульянов-Ленин урамындагы 31 нче, Большая Красная урамындагы 29а, Театр урамындагы 5 нче йортларда тәмамланган. Карл Маркс урамындагы 23/6 йортта (контракт 2024 елның июнь аена кадәр озайтылган, шуңа бәйле рәвештә объектта эшләр дәвам итәчәк) подрядчы комиссиянең искәрмәләрен бетерә. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин алдындагы хисапта Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.

 

Вахитов һәм Идел буе районнарында барлыгы 523 мәдәни мирас объекты урнашкан. 2012 елдан 2023 елга кадәр 150 дән артык мәдәни мирас объекты һәм тарихи кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объектлар ремонтланган. Аларның күпчелеге дәүләтнеке булмаган юридик һәм физик затларга карый.

«Щетинкин йорты» (Бауман урамы, 32-34) төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектында яңа хуҗа барлыкка килгән. Хәзер анда авариягә каршы эшләр башланган. Барлык эшләр тәмамланганнан соң бинага кунакханә урнаштыру планлаштырыла.

Җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – «Коммерция номерлары» кунакханә бинасы (Бауман урамы, 86) – хуҗасы өске катларын коворкингка биргән, беренче катта куллану базары предприятиеләре урнашкан.

Элеккеге Татар ашлары йортында «Тәэсирләр сарае» ачылды, анда интерьерлар ясалма интеллект һәм рәссамнар, декораторлар һәм дизайнерлар командасы тарафыннан эшләнгән.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев