Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда 10 нчы февральдә «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия узышы үткәрелә

Шәһәрнең һәр районында ярышлар уздыру өчен мәйданчыклар билгеләнгән.

Казанда 10 нчы февральдә «Россия чаңгы юллары» 42 нче бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Шәһәрнең һәр районында ярышлар уздыру өчен мәйданчыклар оештырылачак. Анда Гаилә елына багышланган 1 чакрымга гаилә йөгерешләре дә була. Ә профессиональ спортчылар «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында 5 һәм 10 км дистанцияләргә чыгачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

 

«Әлегә синоптиклар чаңгычылар өчен идеаль һава торышы вәгъдә итә. Ел саен меңләгән казанлылар «Россия чаңгы юллары»на чыга һәм бу вакыйганы бәйрәм буларак көтә. Спорт белән шөгыльләнүче, актив тормыш алып баручы һәм аны пропагандалаучы кешеләрне күрү безнең өчен шатлык. Бүген без бик җитди санга якынлаштык – шәһәр халкының 62,5% ы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, ә Россия буенча уртача күрсәткеч 57% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин.

 

 

Аның сүзләренчә, 10 ел эчендә шәһәрдә 126 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы мохит бар.

«Без яңа юнәлешләр ачабыз һәм яңа мөмкинлекләр булдырабыз. Барысы да казанлылар сәламәтлекләрен ныгыта алсын, ә балалар белем генә алып калмыйча, көчле һәм сау-сәламәт тә булып үссен өчен», – диде Илсур Метшин.

«Россия чаңгы юллары» Казанның һәр районында оештырыла. Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләрне Горки-Әмәт урманында көтәчәкләр. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы шәһәрлеләр өчен Казансу елгасының Гаврилов урамындагы су баса торган уйсу урынында чаңгы юллары оештырыла. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне «Локомотив» стадионында ярышларда катнашырга чакыралар. Совет районы халкы Нагорный поселогының Каенлыгына килә алачак.

Катнашыр өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү сорала. Шәхси кабинетта «Россия чаңгы юллары»н эзләргә һәм, медицина белешмәсе булуын раслап, ярышларга язылырга кирәк булачак.

Үзәк стадионның матбугат үзәгендә 5-9 нчы февральдә старт комплектлары бирүне оештыралар. Мандат комиссиясе 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документ һәм медицина белешмәсе булырга тиеш.

Линар Гарипов өстәп әйткәнчә, узган ел ярышларда 22 меңнән артык казанлы катнашкан.

 

Камилә Вилданова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев