Имгәнгән кеше һәлакәт урынында ук үлгән.
Казаның Совет районында кара төстәге BMW X5 автомобиле җәяүлене таптатып үтергән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автонспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез «Казан XXI гасыр» торак комплексы янында булган.
Автомобильнең бик зур тизлектә хәрәкәт итүе билгеле, диделәр ЮХИДИдә. Зыян күргән кеше һәлакәт урынында ук үлгән.
Нет комментариев