Казан хастаханәләрендә 4 гыйнвардан диспансеризация үткәрә башлаячаклар
Казан хастаханәләрендә 4 гыйнвардан диспансеризация үткәрә башлаячаклар.
Казанда яңа ел каникулларында тәүлек буе стационарлар, гинекология стационарлары һәм бала тудыру йортлары эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә салу территориаль принцип буенча гамәлгә ашырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов сөйләде.
29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр поликлиникаларда һәм поликлиника бүлекләрендә терапия һәм педиатрия бригадалары кизү торачак. Кабул итүгә халык 8:00 дән 20:00 гә кадәр эләгә алачак. 29, 30 декабрь һәм 3, 6 гыйнвар көннәрендә поликлиникаларда табиблар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Халыкны терапевтлар, педиатрлар, тар профильле табиблар кабул итәчәк, рентгенология кабинеты, лаборатория һәм башка диагностика кабинетлары, травматология бүлекләре эшләячәк.
«Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк», – дип хәбәр итте Владимир Филатов.
Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк. Пациентларны акушер-гинеколог, акушерка, медицина регистраторы кабул итәчәк.
Өлкәннәр һәм балалар стоматологлары 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр халыкны 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итә. Кичектергесез стоматологик ярдәм сорап, 29 декабрь – 8 гыйнвар көннәрендә 20:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар +7(843)291-01-03 телефоны буенча кабул ителә.
4 гыйнвардан поликлиникаларда расланган график буенча беркетелгән халыкка диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрелә башлаячак. Шул ук көнне Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 20 нче поликлиниканың, 7 нче һәм 11 нче шәһәр клиник хастаханәләренең мобиль пунктлары эшли башлаячак. «Мобиль пунктларны урнаштыру адреслары халыкка атна дәвамында җиткереләчәк», – дип өстәде докладчы.
Республика, шәһәр һәм район чыршыларын үткәрү урыннарында медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Шулай ук яңа ел каникулларында мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен хезмәткәрләр арасыннан җаваплы кизү торучыларны билгеләделәр.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев