Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан халкы бушлай чипланган йорт хайваннарына документлар рәсмиләштерә алачак

Күчмә теркәүләр 1 февральдән башлана.

Казанда киләсе атнадан чипланган этләрнең бушлай күчмә теркәлүләре башлана, – дип хәбәр итә Казан Мэриясе. –  Һәр хайван турындагы мәгълүматларны федераль мәгълүматлар базасына яки йорт хайваннарын исәпкә алуның халыкара стандартына кертәчәкләр.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хуҗалары үз этләрен теркәргә тиеш. Бу хайванны югалткан очракта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә һәм эзләүне гадиләштерергә ярдәм итәчәк, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә һәм ярышларда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

Күчмә теркәлү барышында ветеринария табиблары хайваннарны караячак һәм кирәкле документларны рәсмиләштерәчәк. Моңа кадәр хуҗа үз паспортын һәм ИНН ны тәкъдим итәргә, гаризаны тутырырга, шулай ук этнең ветеринария паспортын күрсәтергә тиеш.

Күчмә теркәү Киров районыннан башлана. Эт хуҗаларын 1 февральдә Салават Куперендә (Арсланов урамындагы 8 нче йорт янында) көтәләр.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы үз этләренә документларны 8 февральдә Ярминкә мәйданчыгында (Беломорск урамындагы 69 нчы йорт янында) рәсмиләштерә алачак.

Совет районында этләрне теркәү 15 февральдә Горки-Әмәт урманында (парковка 1, Җиңү проспекты ягыннан) узачак.

Мәскәү районыннан хуҗаларны йорт хайваннары белән бергә 22 февральдә Левченко бистәсендә («Полимер» мәдәният йорты янында) көтәчәкләр.

Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр үз этләрен 2 мартта Иске Тау бистәсендә (76 нчы мәктәп каршындагы мәйданчыкта) терки алачак.

Барлык адреслар буенча күчмә теркәлүләр 10:00 нан 14:00 кә кадәр узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)295-08-49 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев