Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан үзмәшгульләренә Иске Татар бистәсендәге ярминкәдә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.

Казан үзмәшгульләре үз товарларын Иске Татар бистәсендәге ярминкәдә тәкъдим итә алачак. Җиһазландырылган бушлай сәүдә урыннары аларга «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

 

Мәйданчыкта татлы бүләкләр, шоколад, бизәнү әйберләре, шәмнәр, милли колоритлы өс киемнәре, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин булачак.

Программада: бизәнү әйберләре, брелоклар һәм фоторамкалар ясау, шоперларга рәсем төшерү буенча гаилә мастер-класслары, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар һәм призлар белән активлыклар.

Үзмәшгульләр ярминкәдә бушлай катнаша. Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга була. Моның өчен «Минем бизнес» үзәге тарафыннан үткәрелә торган күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» хезмәтен сайларга кирәк.

Ярминкә 1 нче июньдә, Балаларны яклау көнендә узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев