Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Казан триатлоны» уздырылган көнне кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

Үзгәрешләр 28, 28а, 43, 54, 74, 75 нче номерлы маршрутларга кагылачак.

20 нче августта, «Казан триатлоны – 2022» бөтенроссия ярышлары узган көнне, шәһәрдә кайбер маршрутлар буенча автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.

 

12:00 дән 17:00 гә кадәр маршрутлардан кайбер тукталышларны төшереп калдырачаклар:

Миллениум күпереннән Ф.Әмирхан урамы буенча йөри торган 28а, 43 нче, 54 нче автобуслар хәрәкәте схемасыннан «РФ Герое Алексей Козин урамы», «С.Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак;

Ф.Әмирхан урамы буенча Миллениум күпере юнәлешендә йөри торган 28 нче, 43 нче, 54 нче номерлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «С.Хәким урамы» һәм «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак;

Чистай урамы буенча Су спорт төрләре сарае юнәлешендә йөрүче 74 нче, 75 нче номерлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «Су спорт төрләре сарае» тукталышы төшереп калдырылачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 20 нче августта шәһәрнең кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев