Казан телеманарасы Татарстан Дәүләт флагы төсләренә керәчәк
Бәйрәм иллюминациясен бүген 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак
Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Конструкция яшел, ак һәм кызыл төскә керәчәк.
Бәйрәм иллюминациясен бүген 16:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.
Исегезгә төшерәбез, ТР флагы – республиканың дәүләт символы, ул халыкның үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыра.
Флаг Татарстан Югары Советы карары белән 1991 елда расланган һәм РФ Дәүләт Геральдик регистрына кертелгән.
KZN.RU
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев