Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан шәһәр тирәлеге сыйфаты рейтингында Россиядә өченче урынны алды

Татарстан башкаласын бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып киткән.

Казан өченче тапкыр РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан эшләнгән шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре өчлегенә керде. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

 

«Өч ел дәвамында Татарстан башкаласы лаеклы рәвештә өченче урынны тота. Бу –безнең уртак эшнең нәтиҗәсе», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шул рәвешле, Казан 210 балл җыйган, Мәскәү – 293 балл, ә Санкт-Петербург – 256 балл. Барлыгы 2022 елда индекс Россиянең 1117 шәһәре өчен исәпләнгән.

 

Шәһәр мохитенең сыйфат индексын РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы билгели. Ул Россия шәһәрләре үсеше потенциалын бәяләү инструменты булып тора. Индексны формалаштыруга шәһәр киңлекләренең иң кирәкле алты төре (торак, иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-досуг инфраструктура, яшел территорияләр, яр буйлары, урам инфраструктурасы һәм гомумшәһәр киңлекләре) булган 36 индикатор йогынты ясый. Аларның һәркайсы алты күрсәткеч буенча бәяләнә: куркынычсызлык, уңайлылык, экологик як, тәңгәллек һәм төрлелек, әйләнә-тирәлекнең заманча һәм хакимият органнарының нәтиҗәлелеге. Һәр күрсәткеч ун баллы шкала буенча бәяләнә һәм сыйфатның йомгаклау индексына җыела. Шәһәр җыя ала торган максималь балл саны – 360.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев