Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Россия көнен бәйрәм итә: «Халыклар дуслыгы» маршы, этнофестиваль һәм Олег Газмановның чыгышы

KZN.RU порталы төп вакыйгалар буенча тезмә әзерләде.

Казан халкы һәм кунаклары өчен 9-14 нче июнь көннәрендә узачак Россия көненә багышланган чараларның бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән. Алар арасында – патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, этнофестиваль, Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Олег Газманов, Сергей Скачков һәм «Земляннар» төркеме, Pizza төркемнәре чыгышлары белән концертлар.

9 нчы июньдә 18:30 сәгатьтә

«Әкият» курчак театрында «Культуру не отменишь» әдәби-патриотик кичәсе

Казан шагыйрьләре һәм язучылары илебез авторларының әсәрләрен укыячак, ә La Primavera камера оркестры классиклар (П.Чайковский, С.Прокофьев, Г.Свиридов һәм башкалар) әсәрләрен башкарачак.

10 нчы июньдә 11:00 сәгатьтән

«Авангард» һәм «Крылья Советов» паркларында, Совет мәйданындагы скверда концертлар

Җәмәгать киңлекләрендәге концертларда танылган патриотик җырлар яңгыраячак. 11:00 дә бәйрәм программасы «Авангард» паркында, 17:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында һәм Совет мәйданы скверында башланачак.

11 нче июньдә 15:30 сәгатьтән

«Халыклар дуслыгы» тантаналы маршы һәм Кремль яр буенда этномәдәни фестиваль

Тантаналы маршта яшьләр оешмалары активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, студентлар берләшмәләре активистлары һәм Казанда белем алучы чит ил студентлары катнашачак. Марштан соң этномәдәни фестиваль ачылачак. Аңа килүчеләр милли эшләнмәләр һәм аксессуарлар сатып ала, халык иҗаты буенча мастер-классларда катнаша, этномузыка тыңлый алачак.

11 нче июньдә 19:00 сәгатьтә

Патриотик викторина һәм Зәйни Солтан урамы скверында ачык һавада фильм күрсәтү

«Иске шәһәр» префектурасы шәһәр халкы өчен патриотик викторина, Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын һәм режиссер Вера Соколованың «Пункт пропуска. Офицерская история» нәфис фильмын күрсәтүне әзерләде.

12 нче июньдә 10:30 сәгатьтә

Урицкий исемендәге паркта концерт

Россия көненә багышланган бәйрәм концертында музыкантлар һәм иҗат коллективлары патриотик җырлар башкарачак.

12 нче июньдә 12:00 сәгатьтә

Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале финалистларының концерты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе химаясендә уза торган фестиваль хәрәкәтендә 400 дән артык лауреат һәм җиңүче башкала халкына һәм кунакларына концерт күрсәтәчәк. Анда республиканың 17 муниципаль районыннан һәм шәһәреннән яшь артистлар катнашачак. Концерт программасы миллилек белән аерылып торачак, шулай ук эстрада сәнгате әсәрләре дә яңгыраячак.

12 нче июньдә 18:00 сәгатьтә

«Казан» гаилә үзәге янында Россия эстрадасы йолдызлары белән концерт

Россия көнен бәйрәм итүнең кульминациясе кичке концерт булачак, анда сәнгать осталарының иҗат коллективлары, Татарстан Ресбубликасының халык артисты Гүзәл Уразова, Россия эстрадасы йолдызлары – Сергей Скачков һәм «Земляне» төркеме, Pizza төркеме чыгыш ясаячак.

12 нче июньдә 22:00 сәгатьтә

Казансу елгасы акваториясе өстендә салют

Россия көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак, аны «Казан» гаилә үзәге һәм Игенчеләр сарае янындагы мәйданнардан карарга мөмкин булачак.

14 нче июньдә 19:00 сәгатьтә

«Казан» гаилә үзәге янында Олег Газманов концерты

Россиянең халык артисты Казан халкы һәм кунаклары алдында үз хитларын башкарачак. Олег Газманов белән бер сәхнәдә татар җырчысы Марат Яруллин һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев