Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан проектлары Вакыйгалы туризм өлкәсендә XIII халыкара премия финалистлары булды

«Тәмле Казан» һәм «Халыклар дуслыгы казаны» фестивальләре турындагы видеоязмалар «Ачышлар иле» фестивалендә призлы урыннар яулады.

  •  
  •  

Казанның «Кунакчыллык йолдызлары» һәм «Төнге велофест» проектлары Russian Event Awards Вакыйгалы туризм өлкәсендә XIII халыкара премиясе финалына үтте. Конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә Түбән Новгородта игълан ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Иң яхшы MICE-Вакыйга» номинациясендә Татарстан Республикасы башкаласы Россия шәһәрләренең туристлык, ресторан һәм кунакханә сәнәгате хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары – 2023» төбәкара һөнәри осталык фестивален тәкъдим итте. «Гаилә елына багышланган вакыйга» номинациясендә «Төнге велофест» велоэкскурсиясе катнаша.

Конкурсларга тәкъдим ителә торган проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга һәм халыкара чаралар уздыруга карамастан, Татарстан башкаласында яңа масштаблы вакыйгалар булдыру турында уйланырга кирәк, диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

«БРИКС саммиты тәмамлангач, әйдәгез, без түгәрәк өстәл уздырыйк. Безгә 2025 елның язында яңа Made in Kazan уздыру турында уйларга вакыт. Хәзер барлык көчләр БРИКСка юнәлтеләчәк, ноябрь ахырына бу мәсьәләне һәм шул исәптән яшел көн тәртибен дә карарга мөмкин», — дип белдерде шәһәр башлыгы.

Ул депутатларга һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренә ноябрьне киләсе туристик сезонга әзерләнүгә багышларга һәм шәһәрнең туристик урыннарына барырга кушты.

«Чананы җәй көне әзерләргә кирәк, ә яңа туристлар сезонын – кышын. Игътибар таләп итә торган гади әйберләр бар. Без музейларга еш йөрмибез, әмма зур финанслау таләп итә торган булмаган, ә безнең игътибарыбызны җәлеп итә торган бик күп әйберләр бар, муниципаль, республика, федераль яки коммерциячел булган музейлар булуга карамастан», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Вакыйгалы туристлыкка багышланган «Тәмле Казан» һәм «Халыклар дуслыгы казаны» фестивальләре турындагы видеоязмалары«Ачышлар иле» фестивалендә өченче урыннарны яулады. Нәтиҗәләрне узган атнада Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасында ясадылар.

Туристлыкны үстерү комитеты директоры йомгаклап, «Казанга гашыйк бул» иҗади проектлар конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итүен искәртте. Эшләр дүрт номинация буенча бәяләнә: «Казан турында иң яхшы видеоролик», «Туристик Казан», «Казанда туристлык турында иң яхшы мәкалә» һәм «Казан турында иң яхшы видеоролик. Команда эше» онлайн гаризалар 2025 елның 15 гыйнварына кадәр сылтама буенча кабул ителә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев