Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан пенсионеры кредитларны түләү сылтавы белән аферачыларга ярты миллион сумнан артык акча күчергән

Ел башыннан бирле шәһәрдә 4 меңләп мошенниклык һәм банк карталарыннан урлау акты теркәлгән.

​​​​​​Казан пенсионеры мошенниклар хәйләсенә эләккән һәм 500 мең сумнан артык югалткан. Аферачылар кредитларны каплау сылтавы белән акчаларны урлаганнар.

ТР башкаласында яшәүче 68 яшьлек хатын сүзләренчә, телефон кушымталарның берсеннән аңа билгесез кеше шалтыраткан. Әңгәмә барышында мошенник зыян күрүчене кредитларны ябу өчен акча күчерергә ышандырган. Хатын җинаятьчегә ышанган һәм банкомат аша аңа зур күләмдә акча җибәргән.

Берничә вакыттан соң пенсионер хатын мошенникларга юлыкканын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Савиново» бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 нче бүлеге («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре алдакчыларны тоткарлау өчен барлык кирәкле оператив-эзләү чараларын уздыра.

Элегрәк Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә матбугат конференциясендә билгеле булганча, ел башыннан бирле шәһәрдә барлыгы 4 мең тирәсе мошенниклык акты һәм банк хисап язмасыларыннан урлау теркәлгән. Халыкны алдауның иң популяр ысулы — банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар. Аферачыларны тоту өчен полиция хезмәткәрләре 70 тапкыр хезмәт командировкасында катнашкан. Шулай ук Казанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 35 курьерны тоткарлады.

Алдакчылар корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм акчаларны билгесез кешеләргә тапшырмаска кирәк.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев