Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан «Нәүрүз» халыкара фестиваль-форумын кабул итәчәк

ТР башкаласында төрек театрлары гастрольләре узачак.

Казанда «Нәүрүз» халыкара фестиваль-форумы кысаларында төрек театрлары гастрольләре узачак. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы башлыгы урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Форум кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Чарада Ирина Муравьева катнашында Россия Кече театры һәм Анкарадан төрек театрлары гастрольләре көтелә», – диде министр урынбасары.

«Нәүрүз» фестиваль-форумы Татарстан башкаласында 27 нче майдан 1 нче июньгә кадәр планлаштырылган.

Чарада катнашучылар өчен актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, сценография һәм башка дисциплиналар буенча мастер-класслар оештырылачак. Остазлар сыйфатында РФ театр сәнгатенең һәм менеджментның әйдәп баручы белгечләре чыгыш ясаячак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев