Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан метрополитенында өстәмә поезд 1 нче июньгә кадәр йөриячәк

Ел башыннан «Метроэлектротранс» хезмәтеннән 9 миллионнан артык пассажир файдаланган.

Казан метрополитенында 11 состав пик сәгатьләрдә 1 нче июньгә кадәр йөреячәк. Җир асты электр транспортының хәрәкәт интервалы 5 минутны тәшкил итәчәк.

Өстәмә электропоезд линиягә февраль башында чыгарылды. Ул 7:00 сәгатьтән 9:00 сәгатькә кадәр һәм 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр йөри. Мондый карар күпсанлы пассажирларга хезмәт күрсәтү һәм платформаларны тиз арада бушату өчен кабул ителгән иде.

«Метроэлектротранс» предприятиесендә хәбәр итүләренчә, быелның беренче кварталында 9 миллионнан артык пассажир ташылган. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, пассажирлар агымы үсеше 20% тан артыгракны тәшкил иткән.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев