Төньяк Атлантикадан гаять зур циклон атмосфера фронтлары белән Татарстанга аномаль җылылык һәм мул кар алып килде. Әмма якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Февральнең 6 көнендә Казанда 19 миллиметр явым-төшем яуды, 1 айлык норма 36 миллиметр тәшкил итә. Кар циклоны хәзер акрынлап көнчыгышка күчә. Арктик циклон киләчәк, шуңа күрә атна ахырына температура климат нормасыннан түбәнрәк була. Алдагы көннәрдә явым-төшемнәр туктый һәм сизелерлек салкынайта. Атна ахырында төнлә Казанда һава температурасы -22..-23 градуска кадәр төшә», - дип сөйләде ул.
Шулай ук киләсе атнадан Атлантикадан җылы һаваның яңа порциясе киләчәк, шуның аркасында кабат кар яварга мөмкин, дип белдерде спикер. Елның салкын вакыты әле тәмамланмый, ә бу әле кар явачак дигәнне аңлата, дип өстәде Переведенцев.
«Климат буенча тәүлеклек уртача температураның нуль билгесе аша яз ягына күчүе гадәттә 31 марттан 3 апрельгә кадәр була. Шулай булгач, алда тагын ике карлы ай», - диде Казан федераль университеты профессоры.
Нет комментариев