Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Мэры: «Озын гомер уеннары»ның ел саен узачагына ышанам»

Шәһәр тарихында өлкәннәр өчен беренче ярышлар иртәгә Үзәк стадионның футбол манежында башлана

Казан тарихында беренче тапкыр өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен «Озын гомер уеннары. Яшәү яме» иртәгә Үзәк стадионның футбол манежында старт ала. 2024 елның маенда узачак «Озын гомер уеннары» финалына кадәр барлык теләүчеләр өчен тренировкалар шәһәрнең спорт объектларында узачак. Ярышлар җиде спорт төре буенча ике категориядә – һәвәскәрләр һәм профессионаллар өчен оештырылган. «Озын гомер уеннары»ның Казанда ел саен узачагына, ә соңыннан ярышлар, бәлки, республикакүләмгә әйләнеп, Татарстаннан читтә оештырылачагына да ышанам», – диде аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм пенсионерларны спорт бәйрәмендә катнашырга чакырды.

Ул искәрткәнчә, кичә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде, анда традицион рәвештә Казанда төрле чаралар декадасы старт ала, ә иң гадәти булмаган һәм күптән көтелгән вакыйга «Озын гомер уеннары. Яшәү яме» булачак.

 

 

«Без бу проектка әзерләндек, үстек, ә иртәгә манежда беренче ярышлар башлана. Хөрмәтле актив пенсионерларыбызны көтәбез. Әлегә кайберәүләр тамашачы булып та килә ала, финал яз көне булачак, шуңа күрә вакыт бар әле. Барыгыз да стартка, җан атачакбыз!» - дип ышандырды шәһәр башлыгы. 

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, инде 1 нче сентябрьдән 22 муниципаль спорт объектында инструкторлар белән бушлай күнегүләр ясаганнар. Алда зур дистанция – район этабы тәмамланганнан соң май аенда шәһәр финалы узачак, анда Казанның иң көчле пенсионерлары билгеләнәчәк. 

Илсур Метшин район администрациясе башлыкларына һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә пенсионерларга мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерергә кушты: «Алар үз үрнәкләре белән мәхәббәткә һәм спортка яшьнең комачауламавын күрсәтә алсыннар өчен». 

«Проект масштаблы һәм яңа, шуңа күрә кире элемтә бик мөһим. Ярышларда катнашучылар белән диалогта булу өчен кайнар линия булдырылды», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова. +7(843)236-42-93 телефоны буенча кызыксындырган сорауларны бирергә һәм үз фикеренне калдырырга мөмкин. 

Ярышлар Үзәк стадионның җиңел атлетика футбол манежында 10:00 сәгатьтә ачылачак. Катнашучыларны мәдәни программа, фитнес-инструктор белән разминка һәм спорт активлыгы көтә.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев