Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан консерваториясе корпусын мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә мөмкиннәр

Казанның Пушкин урамында урнашкан 15нче шәһәр училищесы бинасын РФ халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә мөмкиннәр.

ТР Мәдәни мирас объектлары комитетының шул хактагы боерык проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Эксперт бәяләмәләре 21 ноябрьгә кадәр чыгарылачак.

Бина 1914 елда Балык рәтләре урамында (хәзерге Пушкин урамы) төзелгән. 1945-1968 елларда бу бинада консерватория эшләгән, шуннан соң Казан педагогика институтының музыка факультеты урнашкан.

2010 елда Казан консерваториясе янә шул бинага күчә һәм бүгенге көндә дә шунда эшли.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев