Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан юлларын кардан чистартуга 665 юл эшчесе һәм 404 махсус техника берәмлеге чыкты

Төнлә шәһәр урамнарыннан 14 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Узган төндә Казан урамнарыннан 14 мең 380 тонна кар чыгарылган. Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 30 тонна реагент һәм 402 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды. Барлыгы 81 юл эшчесе һәм 410 берәмлек техника җәлеп ителде.

 

Бүген көндез 665 юл эшчесе һәм 404 махсус техника, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 109 үзбушаткыч, 100 фронталь төягеч һәм башкалар юлларны кардан чистарта.

Көн дәвамында кар Батурин, Беломорск, Восстание, Гладилов, Девятаев, Дубравная, Копылов, Короленко, Кремль, Ленинград, Несмелов, Яңа Дәүләки, Театр, Чернышевский урамнарыннан, Ибраһимов, Җиңү, Ямашев проспектларыннан чыгарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев