Казан йөзүчеләре бөтенроссия ярышларында медальләр яулады
Ярышларда илнең 74 төбәгеннән 900 дән артык спортчы катнаша.
«Дельта» спорт мәктәбенең Казан спортчысы Дарья Котова «Резерв России» йөзү ярышларында 4х50 м катнаш эстафетада бронза яулады. «Акватика» спорт мәктәбенең тәрбиячесе, 1500 м га ирекле стиль белән йөзеп, Анастасия Чернышова көмеш алды.
Ярышлар 29 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Саранскта уза. Россиянең 74 төбәгеннән 900дән артык йөзүче катнаша. 14-15 һәм 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар көч сынаша. Россия Су спорт төрләре федерациясе хәбәр иткәнчә, яшь спортчылар арасында 88 комплект медаль уйнатыла.
Шулай ук Санкт-Петербургтагы кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында алтын медаль белән бүләкләнгән Казан спортчысы Софья Дьякова («Дельта» спорт мәктәбе) бу елның 10-15 декабрендә узачак Будапешттагы дөнья чемпионатында безнең илне тәкъдим итәчәк.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев