Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан яшүсмерләрен «Җылылык бүләк итәм» урам акциясендә катнашырга чакыралар

Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.

4 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе узачак. Бу юлы ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Акциядә 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

 

Оештыручылар урамнарда бәйрәмнең тарихи шартлары турында әңгәмәләр үткәрергә, суверенитет һәм дәүләтчелек юлында халык кичергән сынауларны, шулай ук диненә яки милләтенә карамастан, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булган кыйммәтләрне искә төшерергә планлаштыралар.

Яшүсмерләргә волонтерлыкка язылырга һәм яшьләр үзәкләрендә, мәдәният, спорт, ял һәм өстәмә белем бирү өлкәләре оешмаларында чараларга йөрергә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.

Катнашу өчен ике-биш кешедән торган команда тупларга, җаваплы кешене сайларга һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Тулырак мәгълүматны һәм нигезләмәләрне рәсми сайтта белергә мөмкин.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев