Казан һәм Татарстан мәчетләренең барысында да Рамазан ае барышында җәмәгать белән тәравих намазлары укыла. Моннан ары, аларның кайберләрендә тәраваих вакытында Коръән хәтем кылына — Кәлам Шәриф тулысы белән укып чыгыла. Тәравих намазын Коръәнне хәтем кылып уку мөселманнар өчен сөннәт булып тора һәм олы әҗер-саваплар белән бүләкләнә.
Казанда тәравих намазы вакытында Коръән 36 мәчеттә кылына. Татарстан шәһәр һәм районнарында алар — тагын 81 мәчет. Шушы мәчетләрнең исемлеген тәкъдим итәбез. Рәхим итегез!
Мәчетләрнең исемлеген Диния нәзарәте сайтыннан карый аласыз.
Нет комментариев