Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Казан» гаилә үзәгенең юбилее: оркестр чыгышы, фотокүргәзмә һәм күзәтү мәйданчыганы керү өчен ташлама

Бүген «Касә» ачылуына 10 ел тулуны билгеләп үтә

 Бүген «Казан» гаилә үзәге ун еллык юбилеен билгеләп үтә – «Касә»не XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан ачтылар. Бәйрәм уңаеннан шәһәрлеләр өчен күзәтү мәйданчыгына керүгә ташлама гамәлдә булачак, оркестр чыгышы каралган һәм фотокүргәзмә ачылачак.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бүген күзәтү мәйданчыгына билет 50 сум торачак. Шулай ук барлык кунакларны бүләкләр көтә. 32 метр биеклектән шәһәр манзарасына 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин. 

Кич белән казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Болактагы театр оркестры чыгышына чакыралар. Коллектив 2015 елда оештырылган, аның репертуарында дөнья музыкаль мирасының иң яхшы үрнәкләре һәм заманча композицияләр бар. Концерт 19:00 сәгатьтә башлана. 

«Касә» тарихы турында фотокүргәзмәдә белергә мөмкин. Бүген ул «Казан» гаилә үзәгендә ачылды. Шулай ук биредә кунаклар шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча аудиогид сатып ала ала. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел күзәтү мәйданчыгына 280 меңнән артык кеше килгән, шулардан 15 меңнән артык Казан халкы һәм кунаклары шәһәр белән Яңа ел бәйрәмнәрендә хозурланган.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев