ТР башкаласы алтынчы урынны алды.
Казан февраль аенда ял итү өчен популяр эчке юнәлешләр рейтингында алтынчы урынны алды. ТР башкаласында туристлар уртача өч төнгә кала.
Рейтинг лидеры булып Санкт-Петербург тора, аңа броньлауларның 12% ы туры килә. Икенче урында – 11% белән Сочи, өчлекне Мәскәү 10% белән япкан. Шулай ук топ-5 кә Краснодар краендагы Красная Поляна һәм Карачай-Черкесиядәге Архыз керде, дип хәбәр итә ТВИЛ.РУМ.
Күптән түгел KZN.RU Казан гыйнвар аенда балалар белән ял итү өчен биш юнәлешкә керде дип хәбәр иткән иде.
KZN.RU
Нет комментариев