Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге җырчылары бергә Казан тамашачысы алдына чыгачак

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге составы 15 елдан соң бер сәхнәдә җыелачак.

30 март көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 19:00 сәгатьтә «Казан егетләре» концерт куя. Чара төркем солисты Артур Минһаҗевның 50 яшьлек юбилее уңаеннан була. 

«Барысы да истә. 1997 елда «Казан егетләре» исеме белән эшли, концертлар белән йөри башладык. Бу төркем миңа бик күпне, шул исәптән дуслыкны бирде. 30 мартта бер сәхнәдә җыелып, тамашачының яраткан җырларын башкарырбыз. Узган атнада репетициядә очраштык, бер дә аерылмаган кебек, сүзләр дә онытылмаган, тавышлар да шундый ук», – дип сөйләде Артур Минһаҗев.

 

Аның сүзләренчә, концертта Гүзәлия, Карина Җиһаншина, Резеда Шәрәфиева да чыгыш ясый.

Марат Галимов концертта яңгыраячак кайбер җырларны әйтте.

«Репертуардагы һәр җыр – хит. Кызганыч, безнең «Миләүшә» һәм «Саргайган мәхәббәт»тән башка җырлар ротациягә бирелмәде диярлек. Концертта ул җырлар булачак. Артур белән дуэт итеп башкарган «Әгәр мине бик сагынсаң», классик «Нигә, нигә» җырлары һәм башкалар булачак», – диде ул. 

 

 

Вәли Фазлыйәхмәтов төркемдә иң яшь җырчы булган, ул стиль ягыннан яңалык кертеп җибәргән булган. җырчы шул вакытларны искә алды.

«Мин төркемдәге иң яшь егет идем. Матур киемнәр ярата идем. Егетләр белән стиль турында сөйләшә башладык. Башта милли костюмнар иде, аннары, заманча аранжировкалар керә башлагач, сәхнә киемнәрен дә алмаштырдык, дизайнерлар белән эшләп алдык. Стилистик яктан яңалык кертү булды», – диде җырчы.

 

 

Кичәдә Артур Минһаҗевның кызы да сәхнәдән әтисен котлар дип көтелә.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев