Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан циркында яңа ел тамашаларын махсус хәрби операциядә катнашучыларның биш меңгә якын баласы караячак

Балалар өчен шәһәр Мэрыннан бүләкләр – самокат-снегокат һәм музыкаль колонкалар әзерләделәр

Кичә Казан циркында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа ел тамашасы күрсәтелде. Спектакльгә 17 яшькә кадәрге балалар чакырылган. Циркта төрле яшьтәге биш меңгә якын бала өчен дүрт тамаша узачак. Аларның һәрберсе шәһәр Мэрыннан бүләкләр алачак.

Илсур Метшин яшь казанлыларны видеокотлау аша котлады. Ул махсус операция сугышчылары, залда утыручы балаларның әтиләре өчен горурлыгын белдерде, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде. Илсур Метшин балаларны якынлашып килүче 2024 ел белән котлады, аларга уңышлар һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләде. 

«Сезнең якыннарыгыз – чын геройлар, кыю һәм батыр кешеләр, алар безнең зур Ватаныбызны саклаучылар. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, уңышларыгыз белән безне сөендерүегезне телим. Ярдәм итә белү, сизгер булу, лаеклы карар кылу һәм яхшылык бүләк итү – бу сыйфатлар тормышны ихлас кешелек мәгънәләре белән тутыра. Яңа ел – могҗизалар һәм чиксез мөмкинлекләр вакыты. Йөрәкләр шатлык, мәхәббәт һәм яхшылыкка өмет белән тулсын. Яңа ел сезнең тормышыгызда ниндидер яхшылыкның башы булсын. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!» - дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Мэр. 

Балаларга яңа ел цирк әкиятен күрсәттеләр. Спектакльнең төп герое, Егорка, тылсым патшалыгы буйлап сәяхәт иткәндә, үз юлында әкият персонажларын очрата. Аны искиткеч маҗаралар, катлаулы биремнәр һәм сынаулар көтә, аларны үтәргә аңа Галим Мәче ярдәм итәчәк. Төп геройларны профессиональ җирле актерлар уйный. Казан дәүләт циркының балет биючеләре цирк трюкларын һәм хореографик номерларны башкара. Традицион рәвештә спектакльдә балалар цирк мәктәбенең иң яхшы укучылары катнаша. 

Бүген цирк тамашасына тулы составта контракт буенча хезмәт итүче гаиләсе килде. Сугышчы хәбәр иткәнчә, махсус операция зонасында ул башыннан ук катнаша, ә аңа кадәр, 2020 елдан, контракт буенча Краснодар краенда хәрби хезмәт үткән. 

«Мин бер ел элек махсус операциядән кайттым, Запорожье юнәлешендә сугыштым. Хәзер Казан югары танк команда училищесында беренче курста укыйм. Хатыным һәм балаларым янында булу бик рәхәт. Минем ике кызым бар: олысына биш яшь, кечесенә ике яшь тула», - дип сөйләде ул. 

Тамаша тәмамлангач, һәр балага Татарстан башкаласы Мэрыннан бүләк тапшырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – самокат-снегокат, ә 1-11 нче сыйныф укучылары музыкаль колонкалар алдылар. 

Казан циркында тамашалардан тыш, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Яңа ел чаралары оештырылды. Иртәгә мәдәни үзәккә, мәсәлән, хәзер Запорожье өлкәсендә сугышкан махсус операция сугышчыларының берсенең хатыны һәм кызы килергә планлаштыралар. «Мин дүрт яшьлек кызымны тәрбиялим. Ирем 2023 елның сентябреннән махсус хәрби операция зонасында. Республикага да, шәһәр Башкарма комитетына да ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт», – диде хәрби хезмәткәрнең хатыны. 

Исегезгә төшерәбез, быел татлы Яңа ел бүләкләрен 160 меңгә якын Казан баласы алачак. Аларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, башлангыч сыйныф укучыларына һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларга тапшырачаклар.

 

Диләрә Гафурова

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев