Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан белән Йошкар-Ола арасындагы электричкалар ел әйләнәсе йөриячәк

Элегрәк маршрут сезонлы булган һәм апрельдән октябрьгә кадәр генә билгеләнгән.

3 нче марттан Казан – Йошкар-Ола – Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездлары, сезонга карамастан, ел әйләнәсе йөриячәк. Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Казаннан Марий Эл башкаласына электричка җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:18 сәгатьтә китәчәк, Йошкар-Олага килү 17:45 сәгатьтә көтелә.

Кире юнәлештә состав шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 7:43 сәгатьтә китәчәк. Татарстан башкаласына шәһәр яны поезды 11:07 сәгатьтә киләчәк.

Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элегрәк Казан – Йошкар-Ола – Казан электричкалары сезонлы булган һәм апрельдән октябрьгә кадәр генә йөргән. Маршрутка ихтыяҗ булу сәбәпле, аны ел әйләнәсе йөри торган итеп ясарга карар кылынган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев