Узган атнада шәһәрдә 395 бала туган.
Узган атнада, 24 марттан 30 мартка кадәр, ТР башкаласында 395 бала дөньяга килгән: 209 малай һәм 186 кыз, – дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Малайларны ешрак Әмир, Әмир, Даниил, Марк, Матвей, Леон, Билал, Камил, Максим, Дастан, Илья дип атаганнар, ә кызларга Әминә, Амалия, Майя, Ясминә, Сафинә, Аделина, Азалия, Ева дип кушканнар.
Арон, Никон, Серафим, Ришат, Илман, Асаф, Аким, Муса, Аслан исемнәре малайлар арасында сирәк очрый торган булган, ә кызларны сирәк Лилит, Камалия, Нелли, Прелеста, Ралия, Илана, Айя, Дамина, Нарина, Сылу дип атаганнар.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 136 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.
Нет комментариев