Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан аэропорты кышкы расписаниегә күчте

30 октябрьдә Казан аэропорты кышкы расписаниегә күчте, ул 2023 елның 25 мартына кадәр гамәлдә була. Әлеге чорда яңа эчке һәм халыкара юнәлешләрне эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Әйтик, 8 ноябрьдән Armenia Airways авиакомпаниясе сишәмбе көнне Ереванга рейслар башкарачак. Air Arabia гарәп операторы Абу-Дабига атнага 5 очыш планлаштыра. Ә Flydubai авиакомпаниясе Дубайга очыш ешлыгын атнага 7 тапкырга кадәр арттырачак.

Azur Air ташучысы Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка атнага 2 шәр рейс башкарырга ниятли. Шулай ук авиакомпания Антальяга һәм Гоага масштаблы очыш программасын планлаштыра. Мисыр һәм Төркиянең курорт шәһәрләренә шулай ук «Икар» һәм «Россия» авиакомпанияләре дә илтәчәк.

Моннан тыш, Истанбулга да очышлар саны арта. Маршрутларда Turkish Airlines, Red Wings һәм «ИрАэро» ташучылары катнаша. Алма-Атага һәм Астанага очышларны яңарту да планлаштырыла.

Эчке юнәлешләрдә кышкы сезонда «Төньяк җил» авиакомпаниясе (Nordwind Airlines) Новокузнецк һәм Иркутскига рейслар җибәрәчәк. «ЮВТ Аэро» ташучысы Грозный, Махачкала, Тобольск, Псков, Оренбург, Таулы Алтай, Саранск, Пермь, Мурманск, Кемерово, Нижневаровск, Сургут, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Барнаул, Яңа Уренгой, Магнитогорск, Ярославль, Петрозаводск, Әстерханга рейслар ясый башлаячак. Красноярск, Төмән, Волгоград һәм Омск шәһәрләренә рейсларда арадаш утырту була.

«Азимут» авиакомпаниясе киләсе ел башында Минераль Суларга яңа рейс эшләтеп җибәрә. Шулай ук әлеге маршрутта «Аэрофлот», «Төньяк җил» һәм «Урал авиалинияләре» ташучылары да катнаша.

«Ямал» авиакомпаниясе ТР башкаласын Салехард белән тоташтыра. Санкт-Петербургка һәм Мәскәүгә рейсларны «Россия», «Победа», «Төньяк җил», «Урал авиалинияләре» һәм Smartavia, шулай ук «Себер» ташучылары башкарачак.

Уртача алганда, көн саен Мәскәүгә 18 дән артык очыш башкарылачак. Шулай ук Сочига рейслар ясау планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте. 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев