Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» проекты авторларына премия тапшырылды

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» проектының иҗат коллективы «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов премиясе белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Казанда узды.

Премияне Халыкара эшләр буенча Федерация Советы Комитеты рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Рушан Әббәсов, Ренат Абянов, Марат Сәфәров һәм Илшат Сәлахетдинов «татарларның көндәлек тормышы, аларның күршеләр белән үзара мөнәсәбәтләре, бүгенге көнгә кадәр сакланган рухи һәм матди мирас һәйкәлләре турында белемнәрне арттыру һәм таратуга өлеш керткән «Касыйм ханлыгы күләгәләре» фотоальбомын әзерләгән өчен» бүләкләнде.

Әлеге проект кысаларында, китап нәшер итүдән тыш, авторлар Рязань өлкәсе (урта гасыр дәүләте – Касыйм ханлыгы шул территориядә урнашкан булган) татарларының тарихы һәм бүгенге тормышына багышланган дистәдән артык презентация, ачык лекцияләр, күргәзмәләр үткәргән.

2021 елның февралендә Казанда, Татарстан Милли китапханәсендә авторлар китап укучылар һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән очрашты.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев