Кариев театрында журналист Рәмис Латыйпов пьесасы буенча спектакль куела. Спектакль «Җырлап яшик» дип атала.
«Комедия жанрындагы спектакль Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена чыгарылачак», - дип хәбәрне раслады Кариев театры җитәкчелеге.
Спектакльнең темасы - эскапизм, реаль һәм виртуаль тормыш, бүгенге җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә тәэсире.
Пьеса Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов тәкъдиме буенча язылган. Спектакль 8 мартта чыгарга тиеш.
- Рәмис Латыйпов - тележурналист, репортер, Россиянең һәм Татарстанның журналистик бәйгеләре лауреаты. 1999 елдан вакытлы матбугатта аның хикәяләре, фельетоннары басыла. 2016 елда «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңде.
- 2016 елның июнь аеннан «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен җитәкли.
Рузилә Мөхәммәтова
Нет комментариев