Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кариев театры сезонын «Ал җилкәннәр» повесте буенча куелган спектакль-феерия белән ачты

Кариев театры яңа сезонын Александр Гринның «Ал җилкәннәр» повесте буенча куелган спектакль-феерия премьерасы белән башлап җибәрде. Спектакльнең үзенчәлекләренең берсе – театрның баш режиссеры Ренат Әюповның катнашуы. Ул киләчәк капитаны ролендә.

Тамашачы Ассоль белән Артур Грейның мәхәббәт тарихы һәм хыялларның тормышка ашуы турында спектакльне сәхнә түренә утырып карады. Артистлар тамашачыдан кул сузымында гына уйнадылар.

 

 

Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Инсценировка авторы – Нәзифә Кәримова. Рәссам – Анна Новикова. Костюмнар буенча рәссам – Фагыйлә Сельская. Ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург. Композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин. Хормейстер – Миләүшә Тәминдарова.

Режиссер Артур Грей роленә театрның яшь артисты Искәндәр Низамиевны сайлаган. Ассольләр бишәү булачак, дип вәгъдә итә режиссер. Әлегә тамашачы алдына Ләйсән Большова белән Альбина Ногманова чыкты.

Спектакльдә Казан театр училищесының II курс студентлары катнаша. Аларның остазлары – Кариев театры артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар. «Без үзебез Ренат Әюпова укучылары. Димәк, безнең укучыларыбыз аның да укучылары», – диде спектакльдән соң Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева.

Спектакль тәмамлангач тамашачыга «Габдулла Кариев» капитаны әзерләгән чәй чыгардылар.

  • «Ал җилкәннәр» спектаклен театр сезон ахырында әзерләгән иде – сезон ябылганда тамашачыга сәхнә әсәре ачык репетиция рәвешендә тәкъдим ителде.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев