Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кариев театры «Арлекин» фестиваленең махсус премиясенә лаек булды

Кичә, 26 апрельдә, Санкт-Петербург шәһәрендә XX «Арлекин» Россия Милли театр премиясенең бүләкләү тантанасы булды.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Камыр батыр» спектакле (режиссеры Марфа Горвиц) жюриның махсус премиясенә лаек дип табылды.

Мәртәбәле «Арлекин» дипломы «Балалар һәм яшьләр театрында заманча яңа сәнгати алымнарны эзләгән һәм кулланган өчен» тапшырылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Камыр батыр» әкияте буенча сәхнә әсәре танылган драматург Алексей Житковский җитәкчелегендә «Бер әкият лабораториясе» кысаларында балалар белән бергә иҗат ителде. Нәкъ менә балалар халык әкиятенә яңа сулыш өрде. Фестивальнең жюри әгъзалары «Камыр батыр» спектаклен бүләкләгәндә дә шул үзенчәлекне ассызыклады.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Театр – балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.

Бу – Кариев театрының «Арлекин»да икенче тапкыр катнашуы. XVIII «Арлекин» театраль фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясенә ия булган иде. Шулай ук «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен Эльдар Гатауллин җиңү яулады, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев