Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Кариев театры 35 еллыгы уңаеннан юбилей чараларын «Артист» спектакле белән башлады

Кариев театры үзенең 35 еллыгына багышланган чаралар циклын «З5 мизгел» күргәзмәсе һәм «Артист» спектакле белән башлап җибәрде.

«Моннан нәкъ 35 ел элек – 1988 елның 25 февралендә Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегән театр студиясе Диас Вәлиевның «Намус хөкеме» спектаклен чыгара һәм шушы көннән театр үзенең тарихын яза башлый. Ренат Әюпов сәхнәләштергән «Артист» спектакле татар театры тарихына бер сәяхәт», диде коллективны котларга килгән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Кариев театры бүгенге көндә Россия төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә дә билгеле коллектив. Ул театр сәнгатен үстерүгә һәм телебеәне саклауга зур өлеш кертә», дип дәвам итте ул.

Дамир Натфуллин театрның бүгенге эшчәнлеген югары бәяләп аның «Тамга» лабораториясе, «Һөнәр» фестивале кебек проектларын санап үтте. Шулай ук, өр-яңа проектын - «Караш» инсценировкалар лабораториясе турында хәбәр итте. Коллективка иҗади уңышлар теләде.

Габдулла Кариевның «Артист» бер пәрдәлек пьесасын кулланып Ркаил Зәйдулла иҗат иткән әсәрне Ренат Әюпов 2017 елда куйган булган. Юбилей уңаеннан тамашачыга яңартылган премьера тәкъдим ителде.

Спектакль алдыннан тамашачыга театрның тарихи фоторәсемнәрен карау мөмкинлеге тудырылды. Күргәзмә театральләштерелгән иде – җанланган фоторәсемнәр форматында театр артистлары татар җыр сәнгате тарихына кергән җырларны башкарды.

Күргәзмәдә театр студиясенең нигезендә торган Фәрит Хәбибуллинның эшчәнлеге, Фәнәвил Галиев, Нуриәхмәт Сафин һәм башкалар катнашкан спектакльләрдән күренешләр белән танышырга мөмкин иде.

Яңартылган «Артист» спектаклендә театрның бөтен труппасы катнашты. Ренат Әюпов пьесаны сизелерлек кыскартырга туры килүен, Габдулла Кариевның кайсы юлны сайлавы турында уйлануларын төшереп калдырырга туры килүен әйтте. Төп эчтәлек Габдулла Кариевның Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның труппаның күпчелеген алып Уфага китүеннән соң яңа труппа төзү мәшәкатьләре турында бара.

«Хәзер бит театрларда «уң кул белән сул колакны кашыган» спектакльләр китте. Алар арасында бу спектакль традицион куелышы белән җанга якын булып тоелды. Рәхәтләнеп карадым», диде пьеса авторы, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.

Кариев театры юбилей чараларын сезон азагына кадәр дәвам итәчәк.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев