Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камәрия Хәмидуллина: Татар мәктәбенең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш

«Халкыбызның үзаңын иген кырын сугарган кебек, сугарып, чарлап тору кирәк», – диде Камәрия Хәмидуллина.

Татарстанның халык укытучысы, озак елар Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры булган Камәрия Хәмидуллина татар мәктәбен тәмамлаучыларның лаеклы хезмәттә эшләүләрен халыкка җиткерергә кирәклеген әйтте.

«Халкыбызда тел кыйммәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләү хәзергә түбән. Милли мәгарифне тансыклаучы, аңа ышаныч белдерүче күп түгел. Милли гаиләләрнең баласы 1 сыйныфка барганда ук ана теле сыйфатында өйрәнү өчен үз телен түгел, ә рус телен язып куюын, фәннәрнең татар мәктәбендә дә рус телендә генә укытылуын башкача ничек аңлатырга?» – диде Камәрия Хәмидуллина 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Шул ук вакытта, ул татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган укучыларның төрле тармакларда лаеклы эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Татарча белем алып, медицинада, юриспруденциядә, журналистикада, фәндә һәм башка өлкәләрдә югары дәрәҗәләргә ирешкән белгечләр күп.

«Халык белән эшләгәндә моңа конкрет фактлар китерелү кирәк, дип саныйм. Милли мәктәпнең кимчелекле мәктәп булмавын халык аңларга тиеш. Халкыбызның үзаңын иген кырын сугарган кебек, сугарып, чарлап тору кирәк. Җанисәп алганда ярты миллион халкыңны югалту аяныч хәл бит», – диде Камәрия Хәмидуллина.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев