Камал театрының яңа бинасы тирәсендәге паркны төзекләндерү буенча эшләрнең дүрттән бер өлеше башкарылган
Территориядә төрле чаралар уздыру һәм балалар мәйданчыклары, бакча, пирс барлыкка киләчәк.
Төзелеп килә торган Камал театры бинасы тирәсендәге паркны төзекләндерү 24% ка үтәлгән. Әзерлек эшләре башкарылган, иске юллар һәм коймалар сүтелгән, пирсның металл каркасы монтажланган. Болар хакында Казан мэры Илсур Метшинга хәбәр иттеләр.
Хәзерге вакытта пирс, амфитеатрлар, юллар һәм терәк диварлар астына субайлар кагу һәм аларны бетонлау эшләре төгәлләнеп килә, эшчеләр яр буе территориясен вертикаль планлаштыру, юлларның металл конструкцияләрен монтажлау һәм яшелләндерү белән мәшгуль.
Киләсе этапта терәк диварларны һәм плитәләрне, юл урыннарын бетонлау, агач һәм прессланган түшәмәләрдән пирс юлларын монтажлау башкарылачак, шулай ук тротуар плитәләре, ә баскычларда гранит түшәләчәк. Соңрак коймаларны, кече архитектура формаларын һәм арт-объектларны урнаштырачаклар, тышкы яктырту челтәрләрен монтажлаячакар.
«Берничә буын казанлылар Кабан күленнән хәзинә эзләгән, ә ул менә – яр буенда, күренеп тора. Тиздән бу хәзинә милли мәдәниятнең, заманча архитектураның йөзек кашына әйләнәчәк, ә гүзәл табигать аның өчен затлы кыса булачак. Театрның уникаль бинасы өчен мондый отышлы декорацияләрне уйлап табу мөмкин дә түгел», – диде Илсур Метшин.
Искәртеп узабыз, Кабан күле яр буенда төзелә торган Камал театрына чиктәш территориянең мәйданы – 7 гектардан артык. Проект буенча бинага үзәк керү урыны каршында ял итү зоналары булган мәйдан һәм бакча урнашачак. Театр белән яр буе арасында төрле чаралар уздыру өчен мәйданчык һәм амфитеатр төзеләчәк.
Яр буе юллары яңартылачак һәм бина тирәли маршрутлар белән тулыландырылачак, шулай ук су буена төшү мөмкинлеге булган пирс төзеләчәк. Төрле яшьтәге балалар өчен уен зоналары белән мәйданчык барлыкка киләчәк. Территория комплекслы яшелләндереләчәк, театр урманы утыртылачак һәм юллар төзекләндереләчәк.
Театр тирәсендә яшелләндереләчәк территориянең мәйданы – якынча 3,7 мең кв.м. Мәдәни учреждениегә килүчеләр өчен 140 парковка урыны каралган: 40 ы – театр янында, 100 е – муниципаль паркингларда.
Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасының гомуми мәйданы 48,8 мең кв.м булачак. Объект 1370 утырту урынына исәпләнгән. Бинада биштән алып сигезгә кадәр, шул исәптән цоколь һәм зур сәхнәнең югары механика катлары булачак. Театрда дүрт зал җиһазландыру планлаштырыла. Зур зал – 788, көнчыгыш (түгәрәк) зал – 242, универсаль зал – 300 гә кадәр, камералы зал 40 урынга исәпләнгән. Заллардан тыш, объектта креатив-белем бирү лабораторияләре, җәмәгать зонасы, репетиция уздыру урыннары һәм административ бүлмәләр булачак.
Проект документлары буенча учреждение хезмәткәрләренең гомуми саны 544 кешене тәшкил итәчәк.
Паркны төзекләндерү буенча проект заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, архитекторы – «Архдесант» архитектура бюросы, подрядчы оешма – «Шәһәрне төзекләндерү» МУП. Объектның кураторлары – «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды һәм Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев