Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Камал театры фойесында «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» спектакле макетларын күреп була

Камал театрында театрның баш рәссамы Сергей Скомороховның төрле театрлар өчен ясаган эскизларыннан һәм студентларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды.

Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның театр фойесында ачылган юбилей күргәзмәсендә киләсе сезонда премьерасы чыгачак «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» спектакленең декорацияләрен күрергә мөмкин.

«Без бу спектакльдә сурәтләнгән вакыйгаларга бүгенге күзлектән карарга тырышабыз. Шуңа күрә анда шартлылык һәм аңа психологик йөкләмә салынган», – диде Сергей Скоморохов «Татар-информ» хәбәрчеләренә үзенең юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасыннан соң.

«Без бу спектакльгә 15-20 ел киләбез. Соңгы ике елда Фәрит Бикчәнтәев белән ныклап шушы әсәрне эшләдек. Бик кинематографик әсәр. Үз вакытында бәяләнмәгән гаять көчле әсәр», – диде ул.

Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның төрле театрлар өчен ясаган эскизларыннан һәм  студентларының эшләреннән торган күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә күренекле рәссамның 70 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән.

Хәзерге вакытта Камал театрында Мәхмүт Галәү дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Елена Шипова, пластика - Нурбәк Батулла.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев