Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Каенлы сөлгеләре

Җор телле, һәм җыр­га, һәм биюгә оста, район мәдәният идарәсен җитәкләрлек куәсе булган ханым сәгатьләр буе басылып чигү чигәр дип кем уйлаган? Ничек кенә чигә әле!

Гадәттә, җырчы, биючеләр бик кеше сөючән була, бер сәхнә тәмен татып алган артистлар буларак, алар ялгыз калып озак уйланып-моңаеп утырырга яратмый. Һәм киресенчә, ялгызлыкны сөйгәннәр сәхнәдә үз-үзләрен күрсәтә, авызларына каратып сөйли, кылана белми. Икенче төрле әйткәндә, кеше табигатенең билгеле бер сыйфатлары теге яки бу һөнәргә ирешүдә ярдәм итә. Әйтик, җырчы яки биюченең озаклап чигү чиккәнен күз алдына китерүе кыен. Йә булмаса фән эшлеклесенең сәхнәдә сикереп-сикереп биюен күрү сәер тоелыр иде. Әмма бик сирәк кешеләрдә бер-берсенә капма-каршы холык сыйфатлары бергә кушылып китә һәм алар төрле һөнәрләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.Түбән Каманың Каенлы авылында кырык елдан артык мәдәният эшен оештыручы Фәүзия Әхмәтшина – әнә шундый сирәк очрый торган шәхесләрнең берсе.


Фәүзия ханымны Түбән Камада гына түгел, Казанда да инде күпләр белә. Ул 1991 елда ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек. Каенлы авылында «Тамаша» исемле халык театрын җитәкли. Артистларның Казанга килеп тә спектакль күрсәткәне бар. Фәүзия ханым үзе хатын-кыз ролен иң шәп башкаручы буларак театр фестивалендә зур бүләккә дә лаек булган. Ф.Әхмәтшина җитәкчелегендә эшләп килгән «Хатирә» фольклор ансамблен белмәүчеләр, алар сәхнәләштергән «Сөмбелә», «Кунаклашу йоласы»н, «Карга ботка»ларын күрмәгән кеше районда сирәктер. 

«Һәр авылга – үрнәк мәдәният йорты» республика бәйгесендә дә Каенлы клубы беренчеләр рәтендә. Ә бер елны Ф.Әхмәтшина «Мәдәният йортларының иң яхшы директоры» республика бәйгесендә баш бүләккә лаек булган. 

Менә шул җор телле, һәм җыр­га, һәм биюгә оста, район мәдәният идарәсен җитәкләрлек куәсе булган ханым сәгатьләр буе басылып чигү чигәр дип кем уйлаган? Ничек кенә чигә әле! Татарстан Мәдәният министрлыгы республикабыз Рәисе Р.Миңнеханов ярдәме белән үткәргән «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенә Түбән Кама районы үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтергә Казаныбызга килгәч, аларны тамаша кылырга җыелган башкала халкының күзләре шакмак булды. «Сәйдәш» мәдәният сараена килеп керешкә кунакларны сый-нигъмәт белән каршы алдылар. Кыстыбый, каклаган каз, авыл мичендә пешкән икмәк, яңа аертылган каймак шәһәр кешесенең төшенә дә керми. Шуңа да карамастан, күчтәнәчтән авыз иткәннән соң, бөтен кунакларның күзе чиккән сөлге, мендәр тышлыкларына төште. Бөтенесендә бер сорау – болар кулдан чигелгәнме, әллә кул машинасы ярдәмендә эшләнгәнме, дип гәпләшәләр. Ни кызганыч, бүген берьюлы шулкадәр кул чигүен күрү сәер. Әмма мәдәни башкала исеменә дәгъва кылган район үзешчәннәренең меңьяшәр Казан каласына кул машинасы белән чиккән сөлге алып килүе аннан да сәеррәк кебек. Халык кызып-кызып бәхәсләшкән арада милли кием кигән район үзешчәннәре җыр­лый, бии, тамашачыны биетә. Музыка тынганын гына көтеп, арадан берәү чиккән сөлгеләр белән кызыксынды. Һәм шул вакыт дистәләгән авызлар, чәйнәп бетермәгән күчтәнәч чәкчәк, бавырсакларны да онытып, кинәт тукталды. Боларның күбесен Каенлы авылында кырык елдан артык клуб мөдире булган Ф. Әхмәтшина чиккән ләбаса! Әле генә барысын да уздырып җырлаган һәм очып-очып биегән Фәүзия ханым шундый сәләткә ия дип кем уйлаган. Хәзер авылларда, гомумән, чигү бетеп бара. Каенлыда исә, күр әнә, сөлгеләрдәге милли бизәкләрдән күзләр камаша. Ф.Әхмәтшина үзе чигеп кенә калмый, авылдашларын да кызыктырып, «Оста куллар» түгәрәге оештырып җибәргән. Коронавирус котырган арада да бер дә төшенкелеккә бирелмәгәннәр, җыйнаулашып чигү чиккәннәр. Каенлы сөлгеләренең даны авыл эченә генә сыймыйча, бөтен районга таралган. Авыл, район Сабан туйларында Фәүзия апа һәм аның авылдашлары сөлгеләре һәрвакыт иң түрдә мәйданның төп бизәге булыр. Каенлының «Хатирә» фольклор ансамбле дә бер район чарасыннан калмыйча катнашып бара. Артистларның җидесендә дә – кулдан чигелгән алъяпкычлар. 

Ф.Әхмәтшина хәзер сәхнәләштерүче режиссер вазыйфасында. Ул тәрбияләп үстергән яшь белгеч Айзилә Бузикова исә – мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Мине җырларга да, биергә дә, хәтта чигәргә дә Фәүзия апа өйрәтте, дип Айзилә остазына рәхмәт әйтеп туя алмый.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев