Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ютазы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле экспонатлар саклана.

Күптән түгел музей фонды тагын бер шундый үзенчәлекле экспонат белән тулыланган. 
Аны музейга Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Әлфия Абдуллина тапшырган. Әлеге кадерле ядкарьләр — РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1973–1987 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән Гарәф Шәрәфетдиновның кулъязмалары. Алар арасында Гарәф аганың милләтебезнең күренекле шагыйре Сибгат Хәким белән язышкан хатлары да бар.


Әйе, Гарәфетдин Шәрәфетдинов заманында татарның мәшһүр язучылары, шагыйрьләре белән тыгыз элемтәдә торган күренекле шәхес. Һәм алай гына да түгел, ул тарих белән дә ныклап кызыксынган. 
Музейга тапшырылган кулъязмаларда ул тормыш юлы, Бәйрәкә һәм башка авыл тарихлары, республикабыздагы Бакыр казналары, язучы Гомәр Бәшировның Ак-Чишмә авылына килеп, аның шау чәчәккә күмелгән бакчасы белән сокланып, «Җидегән чишмә» әсәрен иҗат итүе һ.б. турында бәян итә.

 

"Ютазы таңы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев